Менделеевск районында пошины законсыз аулау фаҗигагә китергән

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Һәлакәт шимбә кичендә була. Законсыз ауланган пошиның түшкәсен бүлгәндә, өч гражданин тоткарланган. Шунда ук билгесез шартларда утлы коралдан яраланудан дүртенчесе һәлак булган.

Аучылык ресурсларына китерелгән зыян 240 мең сум тәшкил итә. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 «Үтерү» һәм 258 «Законсыз ау» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International