«Чулпан» дәүләт табигать заказнигына Анатолий Павлович Пухачев исеме бирелде

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Төбәк әһәмиятендәге «Чулпан» дәүләт табигать заказнигына ТАССРның атказанган агрономы һәм әлеге заказникның беренче җитәкчесе Анатолий Павлович Пухачев исеме бирелде. Татарстан Республикасы Премьер-министрының тиешле Карары Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Исегезгә төшерәбез: 1999 – 2007 елларда ул «Чулпан» заказнигы администрациясе башлыгы булып эшләде. Ул 6 мең гектар мәйданда игенчелекнең адаптив-ландшафт системасының уникаль моделен эшләде һәм гамәлгә кертте. Әлеге эш Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Аның эшләнмәләре нәтиҗәләре 120 фәнни басмада чагылдырылган, аның җитәкчелегендә 6 фән кандидаты әзерләнгән, тикшеренүләрнең яңалыгы Россия Федерациясенең 10 патенты белән якланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International