«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре Курск халкына гуманитар ярдәм җибәрде

2024 елның 16 августы, җомга

«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм посылкасы тутырдылар. Иң кирәкле һәм файдалы әйберләр – хатын-кызлар һәм балалар киеме, урын-җир һәм уенчыклар салдылар.

«Бүген бөтен ил буенча ватандашларыбызга ярдәм җыю пунктлары җәелдерелгән. Без беркайчан да читтә калмадык һәм авыр хәлдә калганнарга һәрвакыт ярдәм итәбез», - ди тыюлык белгече Регина Биктаһирова.

Посылка билгеләнгән урынга озату өчен «Мебель фабрикасы» микрорайонының территориаль иҗтимагый советына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International