ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бүләк ит» акциясе кысаларында мылтыкларын тапшырды

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, МХО хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Күк йөзе тыныч булсын» хәйрия фонды оештырган «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бүләк ит» акциясенә кушылып, шома көпшәле мылтык бирде.

«Махсус хәрби операция зонасында безнең иптәшләребез дә бар. Без читтә кала алыйбыз. Ул пилотсыз очу аппаратлары эшчәнлеген туктатырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Балтач районындагы районара бүлеге башлыгы Руслан Мөхәммәтҗанов.

Акциядә катнашырга һәм махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итәргә теләүче татарстанлылар Росгвардиянең Татарстандагы идарәсенең лицензия-рөхсәт эше үзәгенә (Казан шәһәре, Лазарев ур., 16 йорт) мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International