Урман демографиясе: Татарстанда йомшаккай куяннарны санадылар

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Республика урманнарында куяннар күбәйде. Бүгенгә кышкы маршрут исәбен алу мониторингы йомгаклары буенча Татарстан урманнарында 46 891 «йомшаккай» (37340 үр куяны һәм 9551 ак куян) яши. Куяннарда быел зур булмаган демографик үсеш. Узган ел белән чагыштырганда аларның саны 693 һәм 201 башка арткан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәнлекләр саны өчен тирбәнешләр – табигый үзенчәлекләр һәм цикллар хас, без аны да исәпкә алырга тиеш.

Үр куяннары иң күп санда Чистай, Саба, Спас, Зәй, Балык Бистәсе, Минзәлә, Лаеш, Түбән Кама, Сарман, Лениногорск, Нурлат, Яңа Чишмә, Биектау һәм Буа районнарында яши. Ә ак куяннар – Лениногорск, Нурлат, Минзәлә һәм Зәй районнарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International