ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча беренче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне дәвам итә.

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча беренче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында искәртә.

Рөхсәт алу өчен Дәүләт комитетына (Казан шәһәре, Октябрь ур., 8 йорт) аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу өчен 29 августка кадәр (әлеге датаны да кертеп) гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр резервчы күрсәтелгән вакытта рөхсәт алмаса, ул мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм калачак.

Рөхсәт алу хокукыкүчкән кешеләрнең исемлекләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Рөхсәтләр алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция (төп нөсхә).

Рөхсәт, түбәндәге документлар булганда, мөрәҗәгать итүче вәкиле тарафыннан алынырга мөмкин:
- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);
- рөхсәт алу өчен гариза;
- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);
- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);
- рөхсәт бирелә торган зат тарафыннан түләнгән рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
- рөхсәт бирелә торган зат тарафыннан түләнгән хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (төп нөсхә).

Җыем ставкалары:

- олы поши – 1500 сум;
- бер яшькә кадәрге поши – 750 сум;
- олы кыр кәҗәсе – 450 сум;
- бер яшькә кадәрге кыр кәҗәсе – 225 сум;
- бурсык – 60 сум.

Түләү турында гариза һәм квитанцияләрне сылтама буенча йөкләтеп алырга мөмкин.

Сораулар туганда, (843) 598-41-49 телефонына шалтыратып, Хайваннар дөньясы мониторингы бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International