Бүген төнге рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Зөя утрау-шәһәреннән 1000 метр төньяк-көнбатыштарак Зөя елгасы акваториясендә «Зөя» заказнигыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданин тоткарланды.
Урынга транспорт белән Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының линия идарәсе хезмәткәрләре чакырыла. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.