Бүген ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Казан дәүләт энергетика университетының Су биоресурслары һәм аквакультура кафедрасында булды һәм студентларны Белем көне белән котлады. Аны профессор, биология фәннәре докторы Марина Калайда җитәкли. Очрашуда Рамил Шәрәфетдинов балаларга балык сәнәгате тармагының казанышлары һәм республикада гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде.
«Татарстанның балык сәнәгате тармагы шактый киң үскән. Республика территориясендә 13 балык сәнәгате участогы бар, анда 500гә якын кешене эш урыннары белән тәэмин итеп, 8 Балык тоту предприятиесе үз эшчәнлеген алып бара. Тотылган балык саны буенча (3208,7) Идел буе федераль округы арасында Татарстан икенче урында тора», – дип билгеләп үтте ул.
Очрашу азагында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.