ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Чистай укучыларын Белем көне белән котлады

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков эш визиты белән Чистай районында булды. Ул 1 нче гимназиядә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады.

«Кадерле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар, Сезне иң изге бәйрәмнәрнең берсе – дулкынландыргыч өметләр һәм хатирәләргә тулы белем көне белән котлыйм. Барлык укучыларга укуда тырышлык һәм яңа казанышлар, ата-аналарга – балаларының уңышлары белән горурлык, укытучыларга нәтиҗәле эш һәм сабырлык телим. Беренче кыңгырау чыңы белән ачышлар һәм иҗади казанышлар дөньясына атлап керүче беренче сыйныф укучылары өчен ул бигрәк тә үзенчәлекле һәм истә калырлык булачак. Яңа уку елы якты һәм уңай эмоцияләр бүләк итсен, уңыш һәм ачышлар шатлыгы китерсен», – диде ул.

Чарада укучылар өчен яңа уку елында беренче кыңгырау яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International