ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ау чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорый. Урманнарда булганда гражданнарга түбәндәгеләр тыела:
- чүп калдыру, яндыру яки коры үләнгә ут төртү;
- янгын куркынычы булган сезонда һәм җиһазландырылмаган урыннарда учаклар ягу;
- сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау;
- очкын чыгара торган төзек булмаган транспорттан файдалану;
- ау вакытында янучан яки пыскучан материалларны пыж буларак куллану;
Урманда янгын ачыкланган очракта, ашыгыч оператив хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – 01, 112 гә шалтыратырга кирәк.