ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре көзге ау кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдлар үткәрә

2024 елның 7 сентябре, шимбә

Бүген республикада кыргый хайваннарның күпсанлы төрләренә көзге ау сезоны ачылды. Бу чорда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аучылык биләмәләре территорияләрендә профилактик рейд чаралары үткәрә.

Рейдлар барышында инспекторлар төркеме ау кагыйдәләрен үтәүне, корал йөртү хокукына документларны, аны ташу кагыйдәләрен үтәүне һ. б. тикшерәләр.

Исегезгә төшерәбез: зур улит, зур кроншнеп, зур саз шөлдие, урман күгәрчене, гади урман күгәрчене, бәллүр, чыелдык каз һәм соры каз Кызыл китапка кертелгән. Аларга ау тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International