Яшел Үзән районында су биоресурсларын законсыз тоту факты ачыкланды

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре көндезге профилактика чарасы барышында Яшел Үзән районының Өтәк авылыннан 1000 метр ераклыкта тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданинны тоткарлады. Аннан ярты капчык балык тартып алынды.

Урынга транспорт белән Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының линия идарәсе хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International