Әлмәт районында Акташ Упкыны күле территориясен төзекләндерделәр

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Акташ Упкыны күле – уникаль табигать һәйкәле, ул Әлмәт районында яшәүчеләрнең генә түгел, ә күпсанлы сәяхәтчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Кызганыч, халык табигатьне сакламый һәм еш кына үзләреннән соң чүп-чар калдыра. Су объектын тәртипкә китерергә Кәләй авыл җирлеге җитәкчеләре, туган якны өйрәнүчеләр, геологлар, шулай ук Әлмәт шәһәренең М.К. Таһиров исемендәге 1 номерлы лицей укучылары, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең геофизиклары булышты.

«Бу карст күле – республикада иң тирән күл. Сулык тирәнлеге 20 метр булган бүрәнкә төбендә урнашкан. Ул узган гасырның 30 нчы елларында, карст куышлыгына җир убылып төшеп барлыкка килгән», – ди тыюлык башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов.

Уртак көч белән алар табигать һәйкәле территориясен чүп-чардан чистарттылар, аншлаглар куйдылар, койманы буядылар һәм агачлар утырттылар. Яшь агачлар тыюлык хезмәткәрләре күзәтүе астында үсәчәк. 

Утыртылган агачларга һәм табигать һәйкәленә халык сак карар дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International