Бөгелмә районыннан җәрәхәтләнгән бүдәнә карчыгасын тернәкләндерүгә җибәргәннәр

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бөгелмә районының Югары поселогында яшәүче хатын-кыз йорт яны кишәрлегендә ерткыч кош таба. Ерткыч бер урында утыра һәм оча алмый.

Кешеләр кичекмәстән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Урынга килгән белгечләр аның канаты сынган бүдәнә карчыгасы икәнен ачыклаганнар. Ул аны ау вакытында имгәткән булырга мөмкин.

Иректә җәрәхәтләнгән канатлы карчыга исән кала алмаячак, шуңа күрә якын арада ул, тулысынча төзәлеп беткәнче, тернәкләнүдә белгечләр күзәтүе астында булачак. Шуннан соң ерткыч табигый яшәү тирәлегенә әйләнеп кайтырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International