ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биектау районында балык тоту ятьмәсенә эләккән ысылдавык аккошны коткарды

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биектау районында канат сөяге зарарланган ысылдавык аккошны коткара.

Сула елгасы территориясендә балык тоту ятьмәләренә эләккән кош турында битараф булмаган кешеләр хәбәр итә. Яшь аккошның канат сөяге сынган булып чыга. 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре кошны, барып алып, Яшел Үзән районында урнашкан тернәкләндерү үзәгенә илтә. Монда аккош тернәкләндерү процессын узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International