ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча икнче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.

2024 елның 13 сентябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 16 нчы сентябрьдә 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча икнче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.

Әгәр мондый резервтагылар рөхсәт алмаса, алар мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм ителә. Мондый хокук өченче чираттагы резервтагыларга күчә.

Рөхсәт алу хокукы күчәчәк өченче чираттагы резервтагылар исемлеге 17 сентябрьдә басылып чыгачак.

Икенче чираттагы резервтагылар исемлеге белән сылтама аша кереп танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International