Оч, Крош: реабилитациядә булган бүдәнә карчыгасын табигый яшәү тирәлегенә чыгарганнар

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүдәнә карчыгасын Бөгелмә районында табигый яшәү тирәлегенә чыгарганнар. Зур булмаганлыктан, аны «Крош» дип атаганнар. Кошчык бер атна белгечләр күзәтүе астында була һәм көч җыя.

Бу вакыт аралыгында аның аппетиты бик шәп була. Кош, ныгый, мөстәкыйль тормышка хәзерләнә һәм үзе күнеккән яшәү тирәлегенә очып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International