Татарстан делегациясе җиденче Халыкара балык сәнәгате форумы кысаларында эшлекле очрашулар уздыруны дәвам итә.
Татарстан экспозициясендә Йәмән һәм Намибия республикалары делегатлары булды. Очрашу барышында катнашучылар хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм республика продукциясе белән таныштылар.