Яңа йортка күчүче йомшаккайлар: Түбән Каманың «Гаилә» паркында 15 яңа тиен оясы барлыкка килде

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Түбән Кама тиеннәренең «әнисе» йомшаккайларның торак мәсьәләсен хәл иткәннәр. «Гаилә» паркында җәнлекләр өчен 15 йорт урнаштырылган.Алар премиум-класслы торакка охшаган: иркен, зур булмаган козыреклы, ә иң мөһиме – куркынычсыз. Аларда тиеннәр йокы урыннары гына түгел, азык өчен кечкенә келәт тә оештырырга ярата.

«Миңа калса, безнең балалар шәһәр мохитендә менә шушы кыргый кебек күренгән кечкенә генә тиеннәрне күреп үссеннәр өчен бу бик яхшы. Шәһәр халкы үзе тиеннәр өчен өйләр ясый – бу табигать белән бергә булуның бик яхшы күрсәткече», – ди район бүлеге башлыгы Эдуард Иванов.

Мондый йортлар аларның популяциясен арттырырга ярдәм итә. Бүген «Гаилә» паркы территориясендә 35 тиен яши. Монда алар үзләрен өйләрендәге кебек хис итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International