«Биләр» тыюлыгында кырда тыныч кына утлап йөрүче марал гаиләсен фотога төшергәннәр

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

«Биләр» тыюлыгы хезмәткәрләре мәһабәт мөгезле ата хайваннарны һәм аларның гаиләләрен төшергәннәр. Хайваннар, тәмләп печән ашап, бернинди каршылыксыз кырда йөриләр һәм шул ук вакытта камерага төшәргә дә онытмыйлар.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, алынган материаллар экологик агарту эше кысаларында актив кулланыла. Алар укучыларга тыюлыкның эше турында сөйлиләр һәм табигый тирәлектә яшәүче хайваннар хакында видео күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International