Безнең сугышчыларга кирәгрәк: Татарстан аучылары МХО ихтыяҗлары өчен мылтыклар һәм сугыш кирәк-яраклары тапшырды

2024 елның 27 сентябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмне дәвам итәләр. «Za мирное небо» хәйрия фонды оештырган «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яракларыңны бүләк ит» акциясенә Бөгелмә һәм Ютазы районнары аучылары да кушылды. Алар махсус хәрби операциягә тапшыру өчен өч мылтык һәм аларга сугыш кирәк-яраклары әзерләделәр.

«Әлеге чара мөһим һәм битараф булмаган барлык халыкны берләштерә. Мылтыкны улыма тапшырырга ниятләгән идем, ләкин хәзер егетләргә җибәрәм, алар куллансын. Безнең катнашуыбыз күпләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәр дип уйлыйм», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә һәм Ютазы районнарындагы районара бүлекләр башлыгы Тимур Гыйниатуллин.

Акция башланганнан бирле хезмәткәрләр көче белән махсус хәрби операция зонасына 7 шома көпшәле мылтык җибәрелгән. Битараф булмаган барлык аучыларның да сугышчыларга ярдәм итүләрен сорыйбыз. Яңадан рәсмиләштерү процедурасы өчен республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International