Татарстан аучылары МХО зонасына мылтыкларын тапшыруны дәвам итә

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Республиканың битараф булмаган аучылары үз мылтыкларын МХО зонасына тапшыруларын дәвам итәләр. «Za мирное небо» хәйрия фонды оештырган «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яракларын бүләк ит» акциясенә Балык Бистәсе районы аучылары кушылды һәм шома көпшәле мылтык бирделәр.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар ау мылтыкларын дроннарга каршы кулланалар. Алар кемнедер якларга һәм коткарырга ярдәм итә.Бу максаттан 12 нче калибрлы шома көпшәле мылтыклар нәтиҗәлерәк санала.

Исегезгә төшерәбез: корал бүләк итәргә теләүче гражданнар республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә ала. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16. Моңа кадәр әлеге акциягә Балтач, Бөгелмә һәм Ютазы районнары аучылары кушылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International