Гадәти булмаган табылдыкны ял көннәрендә Яр Чаллы бакча ширкәтләренең берсенең дачасында яшәүчеләр күреп алган. Ул яшь соры аккош булып чыга. Кош очып кергән һәм очып китәргә теләмәгән. Ул, электр линиясенә эләгеп, җиргә мәтәлеп төшкәндер, күрәсең.
Кош үзен уңайлырак һәм иркенрәк хис итсен өчен, бакчачылар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләрен чакырта. Белгечләр аны карыйлар, тикшерү вакытында кош үзен яхшы хис итә, аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Аккошны ипләп кенә тоталар, юрганга төрәләр һәм Тукай районы күлләренең берсенә җибәрәләр. Якын арада ул канатланып очып китәр дип өметләнәбез.