Биредә балык күп булачак: сазан, карп, табан балык һәм көмеш карп маймычларын «Зөя» аучылык хуҗалыгы буасына чыгарганнар

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге хезмәткәрләре 50 кг сазан маймычын, 30 кг карп, 40 кг табан балык һәм 11 кг көмеш карп маймычларын «Зөя» аучылык хуҗалыгы территориясендәге буага чыгарганнар.

Әлеге территория – Яшел Үзән халкының яраткан ял итү урыны, алар рәхәтләнеп матур табигатьне күзәтәләр һәм әйләнә-тирәнең уңайлы атмосферасына ләззәтләнәләр.

Яшь балыкларны чыгару – аларның популяциясен арттырырга һәм экологик балансны сакларга мөмкинлек бирә торган иң мөһим экологик чараларның берсе. Чыгарыр алдыннан балыкны тиешле күләмгә кадәр үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International