Дроннар белән көрәшү өчен: Татарстан аучылары МХО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итә

2024 елның 11 октябре, җомга

Чираттагы мылтык партиясен «Za мирное небо» хәйрия фонды оештырган «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бүләк ит» акциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм битараф булмаган аучылар тапшырды.

Дроннар янаган даими куркыныч сәбәпле сугышчыларыбызга ау мылтыклары бик кирәк. Техниканы, сугышчыларның, шулай ук тыныч халыкның да гомерен саклап калырга ярдәм итеп, әлеге кораллар дроннарга каршы көрәштә бик нәтиҗәле чара санала.

Исегезгә төшерәбез: корал бүләк итәргә теләүче гражданнар республика территориясендәге Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә ала. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм кирәкле документларны тутырырга ярдәм итәчәк. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International