Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисенең Тыюлык эшчәнлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезне һөнәри бәйрәмебез – Тыюлык эшчәнлеге хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу өлкәдә алар өчен табигать барыннан да өстен булган максатчан, фидакарь һәм тугры кешеләр эшли. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә киләчәктә оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз горурланачак уникаль ландшафтларны, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеген саклап калып булачак. 

Әлеге көн – һәркемгә илебезнең сирәк һәм кабатланмас территорияләренең гүзәллеген искә төшерү өчен менә дигән сәбәп. Белемегез һәм көндәлек хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, гармония, һөнәри уңышлар һәм шәхси тормышыгызда бәхет телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International