ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казанның өч районында елга балыклары белән рөхсәт ителмәгән сәүдә итү урыннарына уртак рейдлар уздырды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты хезмәткәрләре һәм Киров-Мәскәү һәм Совет районнары администрацияләре белән берлектә урамдагы сәүдә урыннары буйлап рейд чарасы үткәрделәр.

Рейдлар барышында Совет районында елга балыгын сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International