Әгерҗе районы укучылары «Изге чишмә»не төзекләндерделәр

2024 елның 18 октябре, җомга

Кичкетаң урта мәктәбе укучылары, территориясен тәртипкә китерү өчен нияте белән «Изгеләр чишмәсе»ндә булдылар. Чисталыкны якындагы авыл кешеләре саклый, әммабалаларның да ярдәме артык түгел иде. Алар өлкәннәр белән бергә чишмәне һәм аның тирәсен чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән чистарттылар. 

«Чишмә – яшәеш чыганагы. Аны карау, территориясен төзекләндерү бик мөһим һәм кирәк», – диләр мәктәп укучылары.

Уртак тырышлык нәтиҗәсендә чишмә территориясе яңарды, чистарды. Хәзер якындагы авыллар халкы һәм кунаклар, салкын тәмле суын эчеп һәм тирә-юньдәге матурлыкка сокланып, күңелләренә ләззәт алырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International