Ау этләрен үр куяны һәм төлке аулау буенча сынаулар Лениногорск районында өч көн дәвам итте. Ярышларда Әлмәт, Казан, Лениногорск һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Актүбә шәһәр тибындагы поселогыннан килгән этләр катнашты.
Ау этләрен сынау - этнең аучылык осталыгын күрсәтү ул. Ярышлар барышында алар хайванны кузгалтырга һәм аны эзе буенча куарга, шул ук вакытта үзләренең эш һәм кыр шартларындагы сыйфатларын күрсәтергә тиешләр иде. Эткә гомуми бәя диплом дәрәҗәсен билгеләүче баллар суммасыннан җыела.
Үр куяны һәм төлке аулау буенча токымлы этләрне ярыштыру әлеге токымның иң яхшы вәкилләрен ачыклау өчен, аларны алга таба селекция эшендә куллану максаты белән үткәрелә. Ярышларда катнашучыларның барысы да канәгать калды. Берәүләр хайваннарының сынауларны яхшы узу нәтиҗәләренә, ә икенчеләре аралашуга һәм алынган тәҗрибәләргә шатландылар.