«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, район Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Ата-аналар советы һәм Әтиләр советы белән берлектә Балалар һәм яшьләр иҗат сарае базасында «Гаилә командасы» фестивале оештырдылар. Гаилә елына багышланган чарада 19 актив гаилә катнашты.
Командалар бик күп мавыктыргыч этапларны үттеләр. Алар арасында тизлек, җитезлек һәм зирәклек буенча ярышлар, шулай ук хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тормыш иминлеге нигезләрен белү буенча тестлар да эшләнде. Моннан тыш, гаиләләр кулинария осталыкларын да сынадылар. Барлык командалар да спорт осталыкларының югары дәрәҗәдә икәнен, шулай ук гаилә эчендә бердәмлекне дә күрсәттеләр. Бу ярышлар ышаныч, бердәмлек һәм үзара аңлашу өчен чын дәрескә әверелде. Чара ахырында барлык гаиләләргә дә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар таршырылды.