ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм полиция хезмәткәрләре браконьерлыкта шикләнелүче Аксубай районы гражданнарын тоткарлаган

2024 елның 25 октябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре рейд барышында Аксубай районының Щербень авылыннан ерак түгел аучылык биләмәсе территориясендә автомобиль күреп алалар. Машина йөртүче туктарга сорауларын игътибарсыз калдыра һәм кача башлый. Браконьерлыкта шикләнелүчене эзәрлекләү турында хезмәткәрләр полициягә хәбәр итәләр. Эзәрлекләү барышында автомобильне куып җитә һәм туктата алганнар.

Анда ике граждан булган, аларның берсе Аксубай районы түрәсенең туганы булып чыга. Автомобильне карау һәм документлар күрсәтү таләбенә карата хокук бозучылар РФ КоАПның 8.37 статьясының 1.3 өлешен бозып баш тарткан. Полиция хезмәткәрләре килгәч, тикшерү вакытында тепловизор һәм глушитель беркетелгән чехолы салдырылган 7.62х54 калибрлы «Тигр» мылтыгы табылган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Ау кагыйдәләрен бозу факты буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре гражданнарның берсен ау хокукыннан мәхрүм итү өчен судка җибәрергә административ материаллар әзерли.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы нигезендә 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр республика территориясендә ауның барлык төрләрен гамәлгә ашыру туктатып торыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International