ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция һәм ТР буенча Роспотребнадзор инспекторлары белән берлектә Чистай районында елга балыгы сату урыннары буйлап рейд чарасы үткәрделәр. Рейд барышында балык һәм балык продукциясен маркировкасыз һәм озата бара торган документлардан башка сату фактлары теркәлде. Әлеге продукцияне сатудан алдылар, һәм, шәхси эшмәкәр хокук бозуларны бетерсен өчен, кисәтү ясадылар.
Иң тупас хокук бозу – ТР Кызыл китабына кертелгән чөгә балыгын сату. Хокук бозучыларга карата «Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайван яки үсемлек төрләрен юк итү» ТР КоАПның 3.1 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван яисә үсемлек төрләрен юкка чыгарган өчен гражданнарга ике меңнән дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – ун меңнән унбиш мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салына.