Әгерҗе районы тыюлыгы территориясендә Удмуртия гражданының су биологик ресурсларын законсыз тоту факты ачыкланды

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген төнге рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Әгерҗе районының Барҗы Пельга авылыннан 2 чакрым ераклыкта «Кичке Таң» тыюлыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы Удмуртия гражданины тоткарланды.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International