Ак төлкеләрдән алып тиеннәргә кадәр: Чистай районы укучылары кыргый хайваннар белән таныштылар

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Көзге каникул җитте, укучылар аларны файдалы уздырсын өчен, «Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре «Яшь табигать сакчысы» клубы активистлары һәм аларның ата-аналары өчен «Сарсаз-агротур» фермасына сәфәр оештырдылар.

Экскурсия барышында алар фермада яшәүче кызыклы хайваннар белән таныштылар, аларны карау, тәрбияләү үзенчәлекләре турында белделәр. Фермада ак төлкеләр, төньяк боланнары, атлар, дөяләр, уклы керпеләр (дикобразлар), янутлар, тавис кош һәм фазаннар, шиншиллалар, тиеннәр, ташбакалар, хаскилар һәм башкалар бар.

Бу чара укучылар хәтерендә озак сакланачак. Балалар монда кышкы каникулда тагын килергә теләк белдерделәр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International