Браконьерлык очрагы: Баулы районында кыр кәҗәсен һәм куяннарны законсыз аулау факты ачыкланган

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Баулы районы буенча хезмәткәре ЮХИДИ инспекторы белән берлектәге рейд барышында җиңел автомобильне туктата, рульдә Башкортостан республикасы кешесе була.

Автомашинаны тикшерү барышында багажникта эшкәртелмәгән кыр кәҗәсе һәм ике куян булуы ачыклана. Законсыз ау продукциясе, төнге күрү приборы урнаштырылган ау винтовкасы һәм аның патроннары тартып алына. Машина штрафстоянкага җибәрелгән. Тоткарланучы Эчке эшләр бүлегенә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International