Ут чыбыкларына очып кунган: Тукай районында соры аккошны коткардылар

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Тукай районы бакча ширкәтләренең берсендә яшәүчеләр үз участогында гадәти булмаган кунакны күреп алалар. Соры аккош каушап калган һәм беркая да очарга теләми.

Кошның язмышы өчен борчылып, кешеләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләрен чакырта. Белгечләр аккошны карыйлар, канатының зарарлануын ачыклыйлар. Очып барганда ул, сизмичә, ут чыбыкларына килеп бәрелгәндер, күрәсең.

Бүгенгә аның кыргый табигатьтә мөстәкыйль яшәү мөмкинлеге чамалы. Быел ул җылы якларга оча алмаячак. Хәзер ул Яшел Үзән районының тернәкләндерү үзәгендә, алдагы очышларга көч туплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International