Бүген песнәк көне билгеләп үтелә. Ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән булдырылды. Аның төп максаты – елның салкын вакытында кошларны тукландыруның мөһимлеген һәм кирәклеген кешеләрнең исенә төшерү.
Бүгеннән башлап, «Кышын кошларны ашатыгыз!» Бөтенроссия экология акциясе үткәрелә. Торак пунктларда яшәүчеләр «кышкы кунаклар»ны – безнең якларда кышлау өчен калган кошларны каршы алырга әзерләнәләр. Алар кошларга азык әзерлиләр: көнбагыш бөртекләре, кабак, ярма һәм тозсыз май. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты битараф булмаган татарстанлыларның, акциягә кушылып, кышлаучы кошларны кайгыртырга чакыра.
Сүз уңаеннан, «песнәк» атамасы, күпләр уйлаганча, бу кошларның зәңгәр каурыйларына кагылышлы тумаган. Кыңгырау тавышын хәтерләткән «зинь-зинь!» дигән яңгыравыклы җырлары бирә әлеге исемне.