Татарстан аучылары һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына актив рәвештә мылтыкларын җибәрүләрен дәвам итәләр. Бүген берьюлы ике лицензия-рөхсәт бирү үзәгендә алар 6 мылтык тапшырдылар.
«Безнең егетләргә сугышырга һәм барлык пилотсыз очкычларны бәреп төшерергә мөмкинлек булсын өчен мылтыкны тапшырдым. Мондый булышлык аларга ышанычлы ярдәм булыр дип ышанам», – ди ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының Яңа Чишмә районы буенча районара бүлеге башлыгы Вячеслав Ведякин.
Сугышчылар сүзләренә караганда, мылтыклар МХО бурычларын үтәүдә бик ярдәм итә. «Безгә биргәнегез һәм ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез. Болар барысы да гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм безнең гомерләрне саклап калу өчен эшләнә», – дип билгелиләр алар.
Исегезгә төшерәбез: мылтыкларны республика территориясендәге Росгвардиянең ЛРР район бүлекчәләренең теләсә кайсысында тапшырырга мөмкин. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16. Мондый ярдәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.