«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә, шулай ук районның Ата-аналар советы һәм Әтиләр советы, «Беренчеләр хәрәкәте», «Яшь табигать сакчысы» катнашучылары һәм «ЮиД» отряды активистлары вәкилләре белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча акция үткәрделәр. Чара барышында акцияне оештыручылар халык өчен хәтер символы – ак күгәрченнәр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртеп, листовкалар тараттылар. Ә тыюлык хезмәткәрләре «Кыргый хайваннар» билгесенең әһәмияте, алар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.
«Кыргый хайваннарның юлларда барлыкка килүе кичке эңгер-меңгердә һәм иртә таңда, хәрәкәт андый ук интенсив булмаганда һәм урман хуҗалары үзләрен ышанычлы хис иткәндә аеруча ихтимал. Өстәвенә, аларның күбесе төнге тормыш рәвеше алып бара. Аларны бәрдермәс өчен, беренче чиратта, машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә кирәк. Җәнлекләр белән юлда очрашу автомобильгә генә зыян китереп калмыйча, машина йөртүче һәм пассажирларның һәлак булуына да китерергә мөмкин», – диләр тыюлык белгечләре.
Акциядә катнашучыларның һәркайсына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында белешмә бирелде. Мондый чаралар кеше һәм хайваннарның гомерен саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанабыз.