ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең хокукый тәэмин итү буенча әйдәп баручы киңәшче (юрист) вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителә.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны кирәкле документлар белән бергә 9 декабрьгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) конкурс комиссиясе секретаре кабул итә, адресы: Казан шәһәре, Октябрь урамы, 8 йорт, каб.203, тел. 598-41-48, электрон рәвештә «Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында. Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 24 декабрьдә узачак.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында һәм «Кадрлар сәясәте» өстәмә битендә урнаштырылган.