Казанның 3 районында елга балыкларын рөхсәтсез сату урыннары ачыкланды

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты, Вахитов һәм Идел буе, шулай ук Киров-Мәскәү районнары администрацияләре һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе инспекторлары белән берлектә елга балыкларын урамда сату итү урыннары буйлап рейд чаралары уздырдылар. Рейдлар барышында Казанның 3 районында елга балыгын сату фактлары теркәлгән.

«Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясының 2 өлеше буенча хокук бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.8 статьясының 1 өлеше буенча мәҗбүри ветеринария-санитария таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү чыгарылды. Административ йогынты чаралары белән беррәттән, хезмәткәрләр гражданнар белән законсыз тотылган балыкларны сатуны булдырмау турында аңлату эшләре алып бардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International