Чирмешән районы аучылары 12 мылтык һәм 149 патрон тапшырды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Чирмешән халкы, сугышчыларга ярдәм итәргә теләп, бер партия мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары тапшырды. Территорияләргә дроннар атакасы вакытында секундлар да кадерле, ә мылтыклар, аларны юк итеп, сугышчыларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Аңа 100 метр ераклыктан эләгергә мөмкин.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Росгвардиянең лицензия-рөхсәт бирү эше хезмәткәрләре татарстанлыларга махсус операция зонасына корал һәм сугыш кирәк-яраклары тапшыруда тулы ярдәм күрсәтәләр. Сугышчылар мондый ярдәмне даими көтәләр һәм республиканың битараф булмаган халкына бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәләр. Акция башланганнан бирле фронтка 400 мылтык җибәрелде инде. Ярдәмне Россия Гвардиясенең лицензия-рөхсәт бирү эшенең район бүлекчәләренә һәм Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәгенә тапшырырга мөмкин. (Казан ш., Лазарев ур., 16).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International