Нурлат аучылары МХО зонасына 100 дән артык патрон җибәрде

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан аучылары МХО зонасына мылтык кына түгел, патроннар да тапшыруны дәвам итәләр. Бу инде Нурлат районы аучылары җибәргән ярдәмнең икенче партиясе. Бу юлы алар тиздән пилотсыз очкычлар белән көрәштә сугышчыларга ярдәм итәчәк 100 дән артык патрон җыйганнар.

«Мондый ярдәм күп булмый, шуңа күрә республикабызның барлык гражданнарына да ярдәмгә кушылуларын һәм сугышчыларыбызга гражданлык ау коралын тапшыруда катнашуларын сорыйм. Мылтык һәм патроннар бүләк иткәннәргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы буенча районара бүлеге башлыгы Владимир Ванчурин.

Теләге булган һәркем мылтыкларны Россия Гвардиясенең лицензия-рөхсәт бирү эшенең район бүлекчәләренә һәм Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәгенә (Казан ш., Лазарев ур., 16) тапшыра ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International