Теләкләрне үтәү: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе укучыларның хыялларын тормышка ашырды

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

«Теләкләр чыршысы»нда катнашып, теләгән һәркем вакытлыча «тылсымчы»га әверелеп, Яңа ел могҗизасын бүләк итә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хыялларын тормышка ашыра ала. Акциягә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков та кушылды, ике баланың чаңгы җыелмасы һәм балалар велотренажеры хакындагы теләкләрен үтәде. Балалар шулай ук татлы бүләкләр дә алдылар.

«Теләкләр чыршысы» тормышлары авыр булган балаларга шатлык һәм Яңа ел хисләре бүләк итә, күңелләренә җылылык һәм яхшылыкка өмет иңдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International