«Ак төлкеләр, төньяк боланнары ... йорты»: Чистайның яшь табигать сакчылары кыргый фермада яшәүчеләр янына бардылар

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сезнең кайчан да булса Төньяк боланнарын, дөяләрне сыйпаганыгыз бармы, яисә дикобразны (уклы керпене) һәм янутларны кулдан ашатканыгыз бармы? Сүз, әлбәттә, табигый шартларда яшәүче ерткычлар турында түгел, ә Чистай районының «Сарсаз-агротур» агрофермасында яшәүче үхайваннар турында. Аларны карарга «Яшь табигать сакчысы» клубы укучылары килгән. Фермада 20 төрдән артык җәнлек яши: ак төлкеләр, төньяк боланнары, атлар, дөяләр, уклы керпеләр (дикобразлар), янутлар, тавис кош һәм фазаннар, шиншиллалар, тиеннәр, ташбакалар, хаскилар һәм башкалар бар.

«Мондый урыннарда булу безгә гаҗәеп хисләр бүләк итә һәм киләсе елга энергия бирә. Күп вакытыбызны боланнар янында үткәрдек: аларны ашаттык, сыйпадык. Табигать белән аралашканда без тискәре хисләрне азрак кичерәбез, күзәтүчәнрәк булабыз», – диләр мәктәп укучылары.

Экскурсия укучыларда тирән хисләр уятты һәм табигатьне өйрәнүгә кызыксыну тудырды. Бәлки, хайваннар белән якыннанрак танышып, кайсыдыр бала үскәч тә туган як табигатен саклауга игътибарлырак булыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International