Бүген Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай мәктәп укучылары «Яшел патруль» икенче район эко-турнирында әйләнә-тирә мохитне ничек дөрес сакларга һәм кыргый табигатькә сак карарга өйрәнделәр. Аларга Татарстан флорасы һәм фаунасы проблемаларына багышланган дүрт төрле практик тур узарга туры килде. Ярышлар көндәшлек рухында узды. Беренче карашка җиңел сораулар командаларны аптырашта калдырды. Балалар бар көчләрен куеп каршы команданы узарга тырыштылар: төймәгә элегрәк басарга, сорауга тизрәк җавап бирергә тырыштылар.
«Бүген барысы да уенда катнашудан зур ләззәт алды, балаларның елмаюларыннан бу бик яхшы сизелә иде. Әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлешегез, яшьтәшләрегезне һәм өлкәннәрне экологик тәрбияләү һәм агарту буенча башкарган эшләрегез өчен рәхмәт сезгә. Без бергәләп шәһәрләребезне уңайлы итәбез һәм төзекләндерәбез», – ди Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге җитәкчесе Вячеслав Жарехин.
Кече Ватаныңа мәхәббәт вак кына эшләрдән башлана! Әйләнә-тирәгезгә ямь өстәгез, яраткан республикабызны саклагыз һәм кадерләгез.