Республика территориясендә үсемлекләрнең, гөмбәләрнең һәм хайваннарның сирәк төрләре күзәтелде

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елда фәнни оешмалар тарафыннан комплекслы фәнни тикшеренү эшләре үткәрелгәндә сирәк очрый торган 6 төрнең яңа яшәү урыннары ачыкланды. Бу хакта ведомство коллегиясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков белдерде.

Мәсәлән, Лениногорск һәм Бөгелмә районнары территориясендә беренче тапкыр мүкләрнең ике төре (янмый торган фонтиналис һәм гриммий мүкләре), гөмбәләрнең ике төре (нечкә энтолома һәм Мэр сөтләч гөмбәсе) һәм умырткасыз хайваннарның 2 төре (шома бронзак һәм дала дыбкасы (чикерткәсе) ачыкланды. Алар барысы да ТР Кызыл китабының яңа басмасына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International