Битараф булмаган татарстанлылар бу суыкта трассага чыккан ак койрыклы бөркетне коткара

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Битараф булмаган татарстанлылар бәлагә эләккән канатлыларны коткаруны дәвам итәләр. Автомобиль трассасы кырыенда алар Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы бөркетне күреп алалар. Хәлсезләнгән һәм туңган кош бер урында тыныч кына утыра – оча китә алмый.

Кошның куркыныч астында булуын аңлап, кешеләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Бик нык курыккан кош үзен тикшерү барышында тыныч тота. Ныгысын һәм көч тупласын өчен, аны Зеленодольск районының тернәкләндерү үзәгенә җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International