Байбаклар һәм йомраннар артыннан бурсыклар да кышкы йокыдан уяндылар. Сусарлар гаиләсе вәкилләренең урман буйлап сәяхәте Нурлат районында фототозак объективына эләккән. Әле алар йокымсырап, акрын кыймылдап һәм әз генә йөриләр, әмма моңа карамастан, бик яхшы кәефле, энергияле күренәләр һәм яңа маҗараларга әзер.
Чөнки аларның туй чоры башлана. Алар үзләренә гомерлеккә пар табалар. Өннәрнең берәрсендә кечкенә бурсык балалары яшеренеп ятуы да ихтимал. Гадәттә алар февраль ахырында – март башында туа, ә яшеренгән урыннарыннан май – июньдә генә чыга. Бурсыклар төнге тормыш рәвеше алып баралар. Шулай да аларны иртән сәгать 8 гә кадәр һәм кичен 17 – 18 сәгатьтән соң күрергә мөмкин.