ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция һәм Роспотребнадзорның ТР буенча инспекторлары белән берлектә Чистай районында елга балыгы сәүдәсе урыннарында рейд чарасы үткәрделәр.
Рейд барышында балык һәм балык продукциясен маркировкасыз һәм озату документларыннан башка сату фактлары теркәлде. «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясының 2 өлеше буенча хокук бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.8 статьясының 1 өлеше буенча мәҗбүри ветеринария-санитария таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү чыгарылды.